«Иң акыллы» турниры (6+)

16 июньдә, Фән һәм технологияләр елы кысаларында, 17 нче санлы китапханәдә мәктәп яны лагере балалары арасында «Иң акыллы» турниры үтте.

самый умный
20210610_100750
20210610_094257
20210610_092205
IMG_20210610_111134

Чара үз талантлары һәм хезмәтләре белән бөтен дөньяны үзгәрткән күркәм рус галим-уйлап табучылары турында сөйләүдән башланды. Төрле биремнәр үтәгәндә, балалар белемнәрен, тапкырлыкларын, осталыкларын күрсәтте: «Галәм могҗизалары һәм серләре» исеме астында астрономия өлкәсендә интеллектуаль мәсьәләләрне чиште, «Күп укыган, күп белер» әдәби викторинасында катнашты. Яшь китап сөючеләргә «Сәламәт бул» мавыктыргыч уены ошады, алар монда үз медицина күнекмәләрен сынады. Дөрес җаваплар өчен күбрәк жетон җыйган укучылар «Иң акыллы» медале белән бүләкләнде. Башка барлык катнашучылар татлы призлар алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: